Ливия
Байрак
| |
Халык саны | 6 678 567 (2018) |
---|---|
Нигезләнгән | 15 август 1551, 2 март 1977, 1 сентябрь 1969, 24 декабрь 1951 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00, Көнчыгыш Аурупа вакыты |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 1,759,541 км² |
Координатлар | 27°N 17°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 39 798 миллион US$ (2021), 45 752 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Ливия динары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 19% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.467 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.718 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 71.934 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 65 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 127 вольт,[6] 230 вольт[7] |
Телефон коды | +218 |
ISO 3166-1 коды | LY |
ХОК коды | LBA |
Интернет домены | .ly |
Ли́вия (гарәпчә ليبيا) — Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.
Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк). Ливия байрагы —яшел төстә, бернинди сурәтсез.
Тәкъвим — ислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.
Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.
Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ливиядә ислам ― дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (Копт православие, католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр[8]. Аз санлы Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар [9] [10][11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Chivvis, Christopher S.; Martini, Jeffrey (18 March 2014). Libya After Qaddafi: Lessons and Implications for the Future. Rand Corporation. p. 49. . https://books.google.com/books?id=PUAkAwAAQBAJ&pg=PA49. Retrieved 30 December 2018.
- ↑ Pakistani Ahmedis Held (January 16, 2013).
- ↑ Minority Muslim Groups. Islamopedia Online. әлеге чыганактан 2016-04-15 архивланды. 2021-11-29 тикшерелгән.
- ↑ Pakistani Ahmedis Held (16 January 2013).